news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Геройлар көнен билгеләп үттеләр

Геройлар аллеясындагы бюстлар алдына чәчәкләр куйганда каһарманнарның һәммәсе аерым-аерым искә алынды.

(Әлмәт, 10 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2007 елдан алып 9 декабрьдә Геройлар көне билгеләп үтелә. Әлмәттә быел да бу уңайдан үзләренең фидакарь хезмәтләре, батырлыклары белән әлеге югары исемгә лаек булганнарны хөрмәтләү чарасы оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быелгы чарага Социалистик Хезмәт Герое Галимҗан ага Хаҗиев һәм каһарманнарның толлары килгән иде. "Татнефть" компаниясе профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин бу көннәрдә предприятиеләрдә дә хезмәт батырларын, Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү чаралары узуын әйтте.

Район һәм шәһәрнең ветараннар советы рәисе Василий Самойлов та Геройлар көненең әһәмиятен ассызыклады. Геройлар аллеясындагы бюстлар алдына чәчәкләр куйганда каһарманнарның һәммәсе аерым-аерым искә алынды.

Чара "Ассоль" кафесында дәвам итте. Ветераннар янына кадетлар да чакырылган иде. Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова очрашуда катнашучы өлкәннәргә район башлыгы Айрат Хәйруллинның котлауларын ирештерде, бәйрәм сәбәпчеләренә бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100