news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Әлмәттәге нефть сәнәгате предприятиеләре балаларга бүләк ясаган
Күптән түгел “Орленок” сәламәтләндерү лагеренда “Волна” аквапаркы ачылды
Скопировать ссылку
(Әлмәт, 18 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Быел “Орленок” сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балаларга зур шатлык елмайды, кыска вакыт өчендә лагерь территориясендә “Волна” аквапаркын төзеп бетерделәр, дип хәбәр итә “Знамя труда” хәбәрчеләре.
Узган елда җәйге ял сезоны тәмамлану белән, шәһәрдәге нефть сәнәгате предприятиеләре җитәкчеләре тәкъдиме белән “Орленок”та үзгәртеп корулар башланды. Лагерьда йөзү бассейнын төзү ихтыяҗы бар иде. Әмма моны тормышка ашыра башлагач, үзгәртеп корулар бассейнга гына кагылмыйча, җитди проектка да юл ача: матди ярдәм күрсәтүчеләр аквапарк төзергә кирәк дигән карарга килә. Аны төзегән вакытта тирә-як территориядә уңайлы шартлар тудыруны да игътибардан читтә калдырмыйлар. Нәтиҗәдә, “Орленок”та 250 урынга исәпләнгән сәхнәле амфитеатр барлыкка килә. Аның янәшәсендә уен һәм спорт зоналары булдырыла, өсте каплаулы ял урындыклары куела.
Ял йортындагы үзгәртеп коруларга Әлмәт, Ромашкино, Удмурт, Перм районнары нефтьүткәргечләре идарәләре өлеш керткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot