Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттәге “Җиләкле үзән” җәмгыятендә җиләк куаклары утырту эшләре бара
“Ягодная долина” – “Җиләкле үзән” җәмгыятендә бүгенге көндә витаминлы җиләк куаклары утырту эшләре бара.
(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Әлмәт районының “Ягодная долина” – “Җиләкле үзән” җәмгыятендә хәзерге вакытта витаминлы җиләк куаклары утырту эшләре бара. Бүген биредәге эш белән район башлыгы Айрат Хәйруллин танышты, диелә “Әлмәт таңнары” басмасында.
Ике ел элек нигез салынган җимеш плантациясе әлмәтлеләрне бакча җиләге белән сөендерә дә башлады инде. Моннан тыш, биредә кура җиләге үсә, кара карлыган утырту да күздә тотылган иде. Кара карлыган күпләп үстерү өчен махсус әзерләнгән сортлы ул, тәме һәм өлгерү вакытлары белән генә аерылып тора. Аларны рәт араларын 4 метр киңлектә, куак араларын 0,5 метр калдырып утырталар. Басуда 40 лап кеше эшли. Белгечләр фикеренчә, һава шартлары моның өчен кулай, 20 октябрьләргә чаклы бу мөһим эш тәмамланачак. Әгәр дә карлыган рәтләрен үзара тоташтырып, бер буйга салсаң, аның озынлыгы 250 чакрым тәшкил итәр иде, ә бу инде Казан – Әлмәт арасы дигән сүз, ди белгечләр.
Карлыганнарны шулай ук сугару ситемасы белән тәэмин итәчәкләр. Аның өчен шулай ук махсус җайланмалар әзер. Суны исә якындагы инештән алырга җыеналар. Тик башта инеш суы җыелу өчен аны буып куярга ниятлиләр.
Район башлыгы шулай ук эшчеләр өчен төзелгән тулай торакта да булды. 100 урынга исәпләнгән бинаны җәй дәвамында тергезгәннәр. Биредә юыну бүлмәләре дә, киемнәр киптерү урыны да бар. Бүлмәләр исә 4 әр кешелек итеп көйләнгән.
Айрат Хәйруллин шулай ук быел нигез салынган суган басуын да күздән кичерде. Корея белән килешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән әлеге өстәмә җитештерү процессы август аенда гына башланган. Беренче 70 гектар мәйданга утыртылган орлык бүген инде шыткан, тик менә кышын үзен ничек тотар – бу билгесез. Белгечләр шуңа хафалана. Район башлыгы Айрат Хәйруллин чәчүлек мәйданнарын саклап калу өчен тиешле чараларны күрүне йөкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз