Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Гашыйклар парады узды
Мәйданга килеп, теркәлү узган парлылар арасында уйнатылган лотереяда исә оттыручылар гел булмады.
(Әлмәт, 7 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең "Нефтьче" Мәдәният сарае каршында иң романтик чараларның берсе – Гашыйклар парады булып узды, дип яза җирле басма.
Биредәге чараларда катнашу өчен яшь бөтенләй мөһим түгел иде. «Мәхәббәтнең яше юк» шигаре белән оештыручылар яшьләрне дә, өлкәннәрне дә җәлеп итте. Бию флешмобы, фотозоналарда истәлеккә фотолар ясау шәһәребезнең вокаль студияләре, бию театрлары һәм татар эстрадасы йолдызлары Римма Никитина, Илназ Гарипов чыгышлары белән үрелеп барды.
Ә менә озак еллар бергә гомер кичерүче парлар белән танышу, аралашу аеруча матур булды. Күзләрендәге бер-берләренә карата җылы рәхмәт хисләре, күңелдән күңелгә генә сузылган сөю күперләре, еллар узган саен көчәйгән кадер-хөрмәт аларның барысын да бизи дә, күркәм дә итә иде. Венера һәм Ядкарь Шакировлар, Любовь һәм Иван Пестрининнар, Светлана һәм Валентин Степановлар, Нурсинә һәм Рәшит Вәлиәхмәтовлар, Зөлфия һәм Атлас Ситдиковлар, Гөлира һәм Азат Бикмурзиннар, Розания һәм Илдус Талиповлар, Лидия һәм Аркадий Исхаковлар, Антонина һәм Сергей Захаровлар бу көнне иңне-иңгә куеп, тату гомер итү серләре белән уртаклашты, иганәчеләрдән бүләкләргә лаек булды.
Мәйданга килеп, теркәлү узган парлылар арасында уйнатылган лотереяда исә оттыручылар гел булмады. Чөнки 63 пар теркәлеп, 70 тән артык бүләк уйнатыла булып чыкты.
Шуңа күрә күтәренке кәеф, бүләк, эш атнасына җитәрлек көч-куәт белән һәркем гашыйклар парадыннан канәгать калды. Ахырдан ак теләкләр теләп күккә ак шарлар очырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз