news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Гамил Афзалга һәм Саҗидә Сөләймановага багышланган китаплар тәкъдим ителә

"Рухият" фонды тарафыннан нәшер ителгән яңа китапларны тантаналы төстә "Иске Әлмәт" Мәдәният йортында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәкләр.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ) 7 декабрьдә Әлмәт шәһәрендә Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова кебек күренекле әдипләргә багышланган, шулай ук Татарстанның нефть төбәгендә яшәп иҗат итүче һәвәскәр каләм ияләре әсәрләре тупланган яңа китапларны тәкъдим итү кичәсе була. Әлеге китаплар барысы да “Татнефть” компаниясенең “Рухият” рухи яңарыш фонды тарафыннан нәшер ителгән. Бу хакта Әлмәт районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап бәйрәме “Иске Әлмәт” Мәдәният йортында узачак. Анда яңа китапларны чыгаруда катнашкан иҗат коллективы, авторлар, “Татнефть” компаниясе, Әлмәт районы хакимияте, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, әдәбият сөючеләр, Әлмәтнең нефть институты студентлары һәм мөгаллимнәре, шәһәрнең 1 нче мәктәбе укучылары катнашыр дип көтелә.

“Гамил Афзал” китабының мөхәррире – танылган шагыйрь Ленар Шәех. Татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Гамил Афзалга багышланган бу китапта аның турында истәлекләр, мәкаләләр белән беррәттән, әдипнең үз әсәрләре дә урын алган. 

Икенче китап - “Шигъриятнең күкчәчәге” дип исемләнгән җыентык шагыйрә Саҗидә Сөләймановага багышлана. Бәйрәм чарасында китапның авторлары Асия белән Әнвәр Маликовлар һәм җыентыкның мөхәррире Фәйрүзә Мөслимова да катнашыр дип ниятләнелә. Бу китапта документлар, хатлар, вакытлы матбугатта басылган мәкаләләр, Саҗидә Сөләйманованың замандашлары һәм якыннары истәлек-хатирәләре, шагыйрәгә атап язылган шигырьләр, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар тупланган.

Язучы Рәмзия Габдулхакова мөхәррирлегендә чыккан “Туган яктан илһам алып...” җыентыгына исә нефть төбәгендә яшәп иҗат итүче 155 һәвәскәр каләм иясенең шигырь һәм хикәяләре кергән. 

Моннан тыш, кичәдә тамашачыларны балалар өчен рус телендә язучы Әлмәттән Галина Тютюгинаның “Азбука чудес” китабы белән дә таныштырачаклар. Әлеге басманы аның мөхәррире шагыйрә Лилия Газизова тәкъдим итәргә вәгъдә итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100