Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Гаилә көне үткәрелде
Нефтьчеләр төбәгендә бүген 24 345 гаилә яши. Аларда 40 меңнән артык балигъ булмаган бала тәрбияләнә.
(Әлмәт, 16 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 15 май көнне бөтен илдә Халыкара гаилә көнен билгеләп узу да матур традициягә әверелде хәзер. бу бәйрәмне Әлмәттә дә матйр итеп билгеләп үттеләр, дип яза район газетасы.
Нефтьчеләр төбәгендә бүген 24 345 гаилә яши. Аларда 40 меңнән артык балигъ булмаган бала тәрбияләнә. 14 әни «Ана медале» белән бүләкләнгән.
15 май көнне менә шундый үрнәк гаиләләрне, физик мөмкинлекләре чикле балалары булучыларны, күпбалалы гаиләләрне үзәк парк сәхнәсенә бәйрәмгә дәшкәннәр иде. Җырлы-биюле тамаша белән үрелеп барган чарада шактый гаиләрне күреп сөендек, аларга матди ярдәм күрсәтүчеләр булуы икеләтә шатлыклы булды. Шактый гаиләләргә мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Афлятунова район башлыгы исеменнән гаиләләрне бәйрәм белән котлап, аларга чиксез рәхмәтен белдерде.

– Көннәр салкын торса да, гаиләләрдә җылы бетмәсен. Аларның бөтен булуыннан бөтен тормышыбыз иминлеге тора. Әлмәт районында гаиләләргә балалар үстерү өчен бөтен алшартлар да бар һәм алар ел саен камилләшә бара. Балалар бакчалары төзелә, мәктәпләргә, сырхауханәләргә капиталь ремонтлар керә. Без алга таба да балалар саны артып, тулы гаиләләр күбәер дигән өметтә калабыз, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз