Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә гаилә хоккей фестивалендә Данис Зарипов имзасы куелган кәшәкә уйнатылачак
Итекле хоккей турнирында катнашырга теләүчеләр 8 (987) 210-63-68 телефоны аша элемтәгә керә ала.
(Әлмәт, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 26 гыйнварда 10.30 сәгатьтә Әлмәтнең 21 нче номерлы мәктәбендә “Әтине, әнине һәм хоккейны яратам” дип исемләнгән гаилә хоккей фестивале узачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Фестиваль кысаларында сезне шәп бүләкләр һәм кызыклы бәйгеләр, спорт эстафеталары, “Ак Барс” һәм “Нефтяник” хоккей клубы уенчылары белән фотосессия, Данис Зарипов һәм Вячеслав Фетисовның автографлары куелган кәшәкә уйнату, итекле хоккей уены, кайнар ризык белән сыйлау һәм башкалар көтеп кала.
Оештыручылар хоккей яратучыларны ярышта катнашырга чакыра. Итекле хоккей турнирында катнашырга теләүчеләр 8 (987) 210-63-68 телефоны аша элемтәгә керә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз