news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә гаилә фермалары төзелә, арада югары технологиялеләре дә бар

Инде 19 ферма төзелгән

 (Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Әлмәт районында, “Гаилә фермалары” республика программасы гамәлгә куела башлаганнан бирле, 19 шундый ферма төзелеп куллануга тапшырылды. Шуларның өчесе – югары технологияле. Араларында кошчылык, дуңгызчылык белән шөгыльләнүгә корылганнары, кәҗә асраучылары бар. Күпчелеге сөт җитерүгә юнәлтелгән.

Былтыр “Гаилә фермалары” программасына “Татнефть” компаниясе дә кушылган иде. Нефтьчеләребез ферма каркаслары төзүгә ярдәм кулы сузды. Якын арада тагын өч гаилә фермасы төзелеп куллануга тапшырылачак, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot