Әлмәттә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре табиблар бригадасына ярдәм иткән
Әлеге хәл Шевченко урамында урнашкан 84нче йорттагы бер фатирда булган.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре табиблар бригадасына ярдәмгә килгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Шевченко урамындагы 84нче йортның бер фатирында яшәүче хатын-кызны хастаханәгә илтергә кирәк була. Әмма авырлыгы 140 килограмм булу сәбәпле, табиблар һәм туганнары аны машинага күтәреп алып чыга алмаган.
Шунлыктан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен чакыртырга туры килә.