Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә Габдулла Тукай скульптурасына медицина битлеге кидергәннәр
«Бу кап-кара урманда… » композициясендә Габдулла Тукай велосипедта бара торган итеп сурәтләнгән.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Әлмәт шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның бронза сынына аның туган көне алдыннан медицина битлеге кидергәннәр. Бу хакта «Алтын алма турында әкиятләр» программасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бу кап-кара урманда… » скульптурасында Габдулла Тукай велосипедта бара, ә аның янында кәрзиндә әкиятенең төп персонажы — Шүрәле. Әмма Шүрәлегә битлек эләкмәгән. Шәһәр халкы урман рухына бернинди вируслар да куркыныч түгел дип санаган, күрәсең», — диелә хәбәрдә.
25 апрельдә, татар шагыйренең туган көне алдыннан, 18.00 сәгатьтән туры эфирда программаның велогидлары Тукай әкиятләрен ике телдә укыячак.
«Алтын алма турында әкиятләр» — Әлмәтнең җәмәгать киңлекләрен һәм локаль җәмгыятьләрен үстерүнең озак сроклы программасы. Проект «Татнефть» компаниясе инициативасы буенча алып барыла һәм Стрит-арт тикшерү институты тарафыннан төрле илләрдән чакырылган экспертлар һәм рәссамнар төркеме катнашында тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз