news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

"Татнефть" ААҖ призына конкур буенча ат ярышлары - программаның төп вакыйгасы булды.

(Әлмәт, 13 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә Физкультурачылар көнен "Мин спортны сайлыйм" дигән зур спорт фестивале белән билгеләп үттеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Универсаль мәйданчыкта авыр атлетика буенча ярышлар, "Иң тиз" җиңел атлетика эстафетасы, "Районның иң спорт сөюче гаиләсе" эстафетасы, гандбол буенча турнир, шахмат буенча ярышлар һәм башка бик күп спорт ярышлары узды. Теләгән һәр кем бу көнне үзләрен өстәл теннисы һәм бадминтон буенча сынап карый алдылар.

"Татнефть" ААҖ призына конкур буенча ат ярышлары - программаның төп вакыйгасы булды. Тамашачылар өчен шулай ук концерт программасы, төрле активлык мәйданчыклары, бүләкләр уйнату һәм Квас фестивале әзерләнгән иде.

Хәзерге вакытта Әлмәттә 54 спорт төре үстерелә. Биредә яшьләр өчен генә түгел, өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә шартлар тудырылган. Иҗтимагый киңлекләр, шул исәптән һөнәри һәм массакүләм спортны үстерү өчен ишегалды территорияләрендә дә шартлар булдырылган. "Татнефть" ААҖ дә спорт һәм спорт инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирә.

Мөхтәрәм кунаклар, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм Татарстан спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров тантаналы шартларда предприятие җитәкчеләрен һәм спортны үстерүгә, төрле дәрәҗәдәге ярышларны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләрне билгеләп үттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100