Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә әфганчылар митингка җыелды
Әфганстан сугышында 495 әлмәтле катнашкан, шуларның 13 е туган йортларына исән кайта алмаган.
(Әлмәт, 16 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичә Әлмәттә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан митинг һәм бәйрәм чарасы оештырылды. Бу турыа җирле басма хәбәр итә.
Бүген Әлмәттә 1316 сугышчы - интернационалист, хәрби бәрелешләрдә булган 37 инвалид гомер кичерә. Әфганстан сугышында 495 әлмәтле катнашкан, шуларның 13 е туган йортларына исән кайта алмаган.
Арабызда булмаганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, утлы корал залплары яңгырады. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Бәйрәм чарасы “Нефтьче” Мәдәният сараенда узды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин үзенең чыгышында якташларының батырлыгын билгеләп үтте һәм патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш керткән активистларны бүләкләде.
Башка чыгыш ясаучылар да Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән сугышчыларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз