news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә фатирда чыккан янгында ир-ат зыян күргән

Янгын кичә иртән Гафиатуллин урамында чыккан.

Әлмәттә фатирда чыккан янгында ир-ат зыян күргән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Әлмәттә биш катлы йортта ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан янгында ир-ат зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 9.52 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына Гафиатуллин урамындагы биш катлы йортның өченче катында фатир януы турында хәбәр килгән.

Өч минуттан янгын чыккан йорт янына 65 нче янгын сүндерү-коткару хезмәте килгән. Янгын сүндерүчеләрне бу йортта яшәүчеләр каршы алган һәм фатир эчендә ир-ат калырга мөмкинлеген хәбәр иткән.

Зыян күргән ир-атны махсус битлек кидереп, алып чыкканнар һәм табибларга тапшырганнар. Исле газ белән агуланган ир-атны Әлмәт Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Шулай ук йорттагы өченче һәм дүртенче катта яшәүче дүрт кешене махсус битлек белән баскыч буенча чыгарганнар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot