news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә этләр өчен махсус мәйданчык ачылды

Әлмәттә этләр өчен махсус мәйданчык ачылды

(Әлмәт, 31 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең "Каратэ йорты" янында бүген дүрт аяклы дусларыбыз белән йөрү, аларны тәрбияләү, төрле алымнарга өйрәтү, дрессировкалау өчен махсус мәйданчык ачылды, дип яза җирле басма.

Биредә кече архитектура формалары да урнаштырылган. Ул район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов ярдәме белән булдырылды.

Мәйданчык ачуның үз тарихы бар. Бу хакта тантаналы ачылышта район башлыгы бәян итте:

 Шәфәгать Тәхаветдинов этләр өчен махсус мәйданчык булдыруны үзе тәкъдим итте һәм шәһәрдә участок барларга кирәклекне әйтте. Профессиональ рәвештә спорт белән шөгыльләнү, этләрне өйрәтү өчен спорт инвентарьлары урнаштыру теләге барлыгын да җиткерде. Элек бу урын ташландык хәлдә иде, чүп үләннәре шаулап үсте. Әмма бу бит шәһәрнең үзәге санала. Хәзер ул чиста, төзек, территория койма белән дә тотылды, яктыртылды. Шәфәгать Фәхразовичка акча бүлеп, мәйданчык булдыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтемне белдерәм. Биредә хәзер ярышлар, этләр күргәзмәләре да уздырырга була.

Дүрт аяклы дусларыбыз белән бәйле проектның бу беренче этабы булып торган. Хәзер җитәкчелек урамдагы хуҗасыз эт-мәчеләргә приют ачу турында уйлана. Муниципалитет бюджет акчаларына аны төзүне финанслый алмый. Бик күп шәһәрләрдә приютлар иганәчеләр, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән ачыла. Җитәкчелек приют өчен махсус урын сайлап алган инде, хәзер инициативалы кешеләр эзләү белән мәшгуль.

Әлмәттә кинологлар клубы да эшли. Алар системасында этләр өчен 4 питомник исәпләнә. Клуб кинологы Светлана Соловьева ачылышта чыгыш ясап, мәйданчык өчен җитәкчелеккә рәхмәтен җиткерде. Лениногорскиның этләр клубы начальнигы Мансур Гильморадов исә республиканың бер генә шәһәрендә дә мондый мәйданчыкның булмавын җиткерде.

Ахырдан чара этләрнең күрсәтмә чыгышлары белән дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot