news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә эшсезлек дәрәҗәсе кимегән

2018 елның 1 июленә эш белән тәэмин итү үзәге базасында 2303 вакантлы урын теркәлгән.

(Әлмәт, 12 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Соңгы 16 ел эчендә Әлмәт муниципаль районында эшсезлекнең кимүе рекорд дәрәҗәсенә җиткән, дип яза җирле басма.

2018 елның 1 июленә эш белән тәэмин итү үзәге базасында 2303 вакантлы урын теркәлгән. Шуларның 78 процентын эш белгечлекләре тәшкил итә. Хезмәт базарында ихтыяҗ тудырган 30 белгечлек буенча укыту оештырылган. Елның беренче яртысында гражданнарны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтү ниятеннән 6 эш ярминкәсе оештырылды.

Шулай ук мәшгульлек үзәге белән берлектә Әлмәт районында яшәүче физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне да эшкә урнаштыру буенча системалы эш алып барыла. Әлеге кешеләрне эш ярминкәләренә чакыралар. Биредә аларга эш бирүче белән якыннан аралашырга һәм борчыган сорауларга җаваплар ишетергә мөмкинлек бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot