news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә эш урыннарында зыян күрүчеләр бар

Узган елның алты аенда 18 бәхетсезлек очрагы теркәлгән булса, быелның бу чорында 11 кеше эш урыннарында имгәнгән.

(Әлмәт, 10 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Төзелеш объектларында имгәнүләр кими бара. Атна саен уздырыла торган видеоконференция режимындагы брифингта бу сорауны да тикшерделәр, дип яза җирле басма.

Узган елның алты аенда 18 бәхетсезлек очрагы теркәлгән булса, быелның бу чорында 11 кеше эш урыннарында имгәнгән. Аларның икесе үлем белән тәмамланган. 9 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган.

Азактан район башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт хезмәтләре белән төзелеш, юллар ремонты, экология турында сөйләште, аларга ишегалды территорияләрен ремонтлау, төзелеш эшләрен контрольдә тотарга күрсәтмә бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot