Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә эш бирүчеләр белән очрашу узды
Очрашуда җенси, яшь һәм башка билгеләр буенча хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә булган дискриминация темасына да игътибар бирелде.
(Әлмәт, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт мәшгульлек үзәге эш бирүчеләр белән даими очрашып тора. Күптән түгел әлеге очрашу кысаларында “Түгәрәк өстәл” оештырды. Биредә ундүрт эш белән тәэмин итүче катнашты, дип яза җирле басма.
Очрашуны Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйт Нәсретдинов ачып җибәрә. Чара барышында катнашучылар вакытлыча эш урыннары белән тәэмин итүче оешмалар, яшь белгечләрне эшкә алган очракта эш бирүчегә түләнеләчәк компенсация һәм башка темаларга кагылышлы әңгәмә алып баралар. Моннан тыш очрашуда җенси, яшь һәм башка билгеләр буенча хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә булган дискриминация темасына да игътибар бирелде. Ахырда мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре очрашуда катнашучыларга “Россиядә эш” порталы тудырган мөмкинлекләр турында искәртеп үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз