news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә эпидемиягә каршы чаралар күрүгә 3 миллион сум акча бирелә

Бу суммага территорияләрне һәм сулыкларны дезинфекцияләү, эчәргә яраклы суны тикшерү, урман һәм паркларны кимерүчеләрдән эшкәртү каралган.

(Әлмәт, 26 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Әлмәттә эпидемиягә каршы чаралар күрүгә 3 млн сум акча бирелә. Тендер Россия Федерациясенең Дәүләт сатып алулар порталына эленгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу суммага территорияләрне һәм сулыкларны дезинфекцияләү, биналарны эшкәртү, эчәргә яраклы суны тикшерү, урман һәм паркларны кимерүчеләрдән эшкәртү һәм башка бик эшләр башкару каралган.

Башкаручы 11 апрель көнне аукционда билгеләнәчәк. Акча район бюджетыннан биреләчәк. Әлеге хезмәт күрсәтү 31 декабрьгә кадәр башкарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot