Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә энесе абыйсының күзенә аткан
Гауга мал аркасында чыккан булган
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Әлмәттә абыйлы-энеле арасында йорт өчен тавыш чыга. Вакыйга Энгельс урамында була. Йорт абый кешегә әнисе үлгәннән соң кала, ә мирас рәсмиләштерелмәгән була. Биредә үзе генә яшәргә теләп, ул бер туганын да йортка кертми.
Фаҗига булган көнне егет капка янында абыйсы белән сүз алышканнан соң, пневматик пистолетыннан аның сул күзенә ата. Нәтиҗәдә, зыян күрүче күрү сәләтен югалта. 26 яшьлек егеткә карата җинаять эшке кузгатыла. Судта ул үз гаебен тулысынча таный һәм гомуми режимлы төзәтү колониясенә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә, дип мал аркасында чыккан гаугалы хәлне сурәтли “Әлмәт таңнары” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз