news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә энергетика үзәге төзеләчәк

Икътисади нәтиҗәлелек елына 30 млн. сум тәшкил итәчәк

 (Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Әлмәттә “Алнас” заводы территориясендә энергетика үзәге төзү турында “УК “ТРАНСФИНГРУП” ЯАҖ белән килешү төзегән.

Проектны тормышка ашырудан “Алнас” өчен икътисади нәтиҗәлелек елына 30 млн. сум тәшкил итәчәк. Төзелеш проекты буенча энергоүзәкнең куәте 24 МВт булачак. Җылылык һәм электр энергиясен җитештерүһәм тапшыру буенча төзелгән объектлар комплексы заводның үзен һәм башка кулланучыларны энергия белән тәэмин итәчәк. Төзелеш эшләрен 2016 елның язында тәмамлау күздә тотыла, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot