Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә ел хатын-кызларын ачыкладылар
Быел ул республикада 20 нче тапкыр оештырылды.
(Әлмәт, 18 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бу көннәрдә республиканың 8 зонасында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика бәйгесе бара. Көньяк-көнчыгыш төбәк бәйгесе Әлмәттә уздырылды, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы.
Быел ул республикада 20 нче тапкыр оештырылды. Нефтьчеләр башкаласындагы бәйгегә 8 муниципаль районнан – Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Сарман, Зәй һәм Чистайдан барлыгы 10 номинациядә 48 кеше катнашты. Аларның һәммәсе үзләренең муниципаль районында үткән бәйгедә җиңү яулаган.
Жюри рәисе – “Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасы әгъзасы Гүзәл Әхмәдиева. Шулай ук жюри составында ТР профсоюзлар матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Пузакова, муниципаль районнардан вәкилләр бар иде.
Әлмәт район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова бәйгене ачып, аның әһәмиятен билгеләп үтте.
- Әлеге зона бәйгесе Әлмәттә дүртенче ел рәттән уздырыла. Ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт. “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесе иң яхшыларны, талантларны ачыкларга ярдәм итә. Бу яңа мөмкинлекләр ачылу дигән сүз дә. Бүген дә Әлмәт сәхнәсе яңа талантларны барлар дип ышанасы килә, – дип, лаеклы җиңүләр теләде ул.
Бәйге “Хатын-кыз – ана” номинациясе белән башланды. Алты районнан килгән күп балалы әниләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Сәхнәдән үк аларның гаиләләренең җылысы бөркелде.
Әлмәтлеләр ун номинациянең барысында да катнашты, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз