Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә экологик квест узды
Укучыларны бигрәк тә “Чүпне аерым җыю” мәйданчыгы кызыксындырды.
(Әлмәт, 27 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт укучылары Экология елына багышланган чарада катнашты, дип яза җирел басма.
Интерактив уенны алар өчен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре оештырды. Чара кысаларында укучылар төрле станцияләрдә тукталып, экология, биология һәм туган якны өйрәнү буенча биремнәрне үтәделәр. Аларны бигрәк тә “Чүпне аерым җыю” мәйданчыгы кызыксындырды. Укучылар үз чиратында уку елы башыннан ук ничек макулатура җыйганнарын һәм шуның белән #ЭКОвесны2017дә уңыш яулаганнарын сөйләделәр. Белгечләр фикеренчә, укучылар әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендә яхшы белемгә ия. Экологик квест аларның белемнәрен тагын да арттыруга ярдәм иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз