news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә егетләрне армиягә әзерләү үзәге ачыла

Егетләр максималь рәвештә армия шартларына якынайтылган әзерлекне уза алачак.

(Әлмәт, 19 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә егетләрне армиягә әзерләү үзәге ачыла, дип яза җирле басма.

Егетләр максималь рәвештә армия шартларына якынайтылган әзерлекне уза алачак.

Аармиягә көзге чакырылыш башланды инде. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хезмәт итү вакыты – элеккечә 1 ел. Бүгенге көндә 417 әлмәтле чакырылу буенча хезмәт итә, шуларның 203 е яз көне чакырылган.

Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең нәтиҗәләре буенча 1057 кеше армиядә хезмәт итәргә яраклы. 578 кешенең хезмәт итүе кичектерелгән, 203 кеше хезмәткә җибәрелгән.

Хезмәттән качып калу адымы ясау очрагында егетләргә җинаять җаваплылыгы яный. Күпләрдә армиядә хезмәт итү теләге булмау сәбәпле, мәктәп елларыннан ук патриотик кыйммәтләр тәрбияләү буенча эш алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot