Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә диплом сатучыларга көн бетә
Прокуратура әлеге сайтларда урнаштырылган мәгълүматларны бөтен Россия территориясендә тарату өчен тыелган дип табу өчен судка мөрәҗәгать итә.
(Әлмәт, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт прокурорлары диплом һәм аттестат сату белән шөгыльләнүче дүрт сайтны яптырмакчы булалар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ачыкланганча, әлеге сайтларда мәктәп, лицей, техникум, югары уку йортын тәмамлау турындагы документлар сатып алырга тәкъдим итәләр. Бу төр сайтларга теләсә кем керә алмый. Прокуратура әлеге сайтларда урнаштырылган мәгълүматларны бөтен Россия территориясендә тарату өчен тыелган дип табу өчен судка мөрәҗәгать итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз