news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә дин сабакларын укыта торган башлангыч мәктәп эшли башлаячак

Район башлыгы Айрат Хәйруллин капиталь ремонт барышы белән танышты.

(Әлмәт, 21 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында төзелеш кызу темплар белән бара. Кичә район башлыгы Айрат Хәйруллин балалар бакчаларында, поликлиникалардагы капиталь ремонт барышы белән танышты, әлеге учреҗдениеләр һәм подряд оешмалары җитәкчеләре белән аралашты, проблемаларын сорашты, дип яза җирле басма.

Сәяхәт Волгоградская урамыннан башланды. Биредә элеккеге яшүсмерләр клубында дин сабакларын укытуны да үз эченә алган башлангыч мәктәп эшли башлаячак. Хәзер бинада ремонт бара.

Быел шәһәрдә 7 балалар бакчасына капиталь ремонт ясала. РТСта “Елочка” балалар бакчасына да,ниһаять, ремонт килеп җиткән. Шулай ук район башлыгы “Снегурочка”, “Петушок” балалар бакчаларында да булды.

Туберкулезга каршы диспансердагы эшләрне караганда табиблар борчуларын да җиткерделәр. Аларны предприятиеләргә эшкә урнашканда бар җирдә дә флюорография узуны таләп итмәүләре борчый иде. Нәкъ менә аның ярдәмендә туберкулез, яман шеш авырулары күп ачыклана. Айрат Хәйруллин сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головинага бу уңайдан күрсәтмә бирде.

Психоневрология диспансерында да яңарыш көтелә. Элек беренче катта булган азык-төлек блогы бүлмәсе бетерелгән. Биредә башка билгеләнештәге бүлмә ясала.
Әлмәт хатын-кызлар консультациясендә дә булдык. Район башлыгы биредә диварларны бизәгәндә гаилә кыйммәтләрен истә тотарга киңәш итте. Кайбер учреждениеләрдә бүленгән акча гына тулысынча тәртипкә китерергә җитми. Айрат Хәйруллин өстәмә эшләр башкарырга чыганаклар эзләргә тырышачакларын әйтте.

Алда капиталь ремонтларны графикта каралган срокларда тәмамлау, эшләрне сыйфатлы итеп башкару бурычы тора, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot