news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә депутатлыкка кандидатның сайлау алды баннерларын урлаганнар

Ул Николай Кольгинны сайлауларга теркәүдән сызып ташлау турындагы гаризасын тикшергән көндә югалган

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). 9 сентябрьдә Әлмәттә 27 нче Девон бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, “С Вами” газетасы мөхәррире Марат Корбанов Әлмәттә 6×3 зурлыгындагы 5 сайлау алды баннеры югалуына тап булган.

Баннерлар Татарстанның Югары суды тарафыннан кандидатның үз көндәше – “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Николай Кольгинны сайлауларга теркәүдән сызып ташлау турындагы гаризасын тикшергән көндә югалган. Корбанов Кольгинның ТР ҮСКдә аккредитация узмаган фирмаларда ясаткан агитация материалларын алып ташлавын сораган иде, дип хәбәр итә business-gazeta.ru, дип “Әлмәт таңнары” газетасында хәбәр урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot