Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә декрет ялындагы хатын-кызлар өчен һөнәри өстәмә белем бирү курслары ачыла
Дәресләр май аенда башланып китәчәк.
(Әлмәт, 5 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары" ). Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге декрет ялында булган хатын-кызларны һөнәри өстәмә белем бирү курсларына чакыра. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Биредә алар смета эше, 1С-предприятие, компьютер дизайны һәм чәчтараш юнәлешләре буенча бушлай укый алачак.
Хәзерге көндә төркемнәргә бүлү эше бара. Дәресләр май аенда башланып китәчәк. Курсларны тәмамалаучыларга йомгаклау аттестациясен үткәннән соң, белем алу турында документ тапшырыла.
Бу хакта тулырак мәгълүматны 8(8553) 32-34-93 телефон номеры аша белә аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз