Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә декрет ялында булган хатын-кызларны бушлай укытачаклар
Бу максатка 600 мең сум тирәсе акча сарыф ителәчәк.
(Әлмәт, 17 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең мәшгульлек үзәге декрет ялында булган хатын-кызларны һөнәри укыту өчен 600 мең сум тирәсе акча сарыф итәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Россия Дәүләт сатып алулары порталында тиешле тендер урнаштырылган.
Әлмәтлеләр смета эше, 1С-предприятие, компьютер дизайны һәм кадрлар буенча инспекторы белгечлекләре буенча бушлай укый алачак. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага 43 хатын-кызны укытырга планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз