news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә дүрт егет тәмәке һәм алкоголь кибетеннән 100 мең сумга товар урлаган

Җинаятьчеләрнең эзенә чыгарга видеокүзәтү камераларыннан алынган язмалар ярдәм иткән.

Әлмәттә дүрт егет тәмәке һәм алкоголь кибетеннән 100 мең сумга товар урлаган
скриншот видео

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә дүрт егет тәмәке һәм алкоголь кибетеннән 100 мең сумга товар урлаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Октябрь башында кибет хуҗасы полициягә мөрәҗәгать итә, Ул төнлә билгесез затларның кибеттәге тәрәзәне ватуы һәм гомуми суммасы 100 мең сумнан артык булган хәмер һәм тәмәке алып чыгулары хакында сөйли.

Видеокүзәтү камераларыннан алынган язмаларны карагач, тәртип сакчылары дүрт егетнең битлек һәм перчаткаларда кибеткә керүен, кәрҗингә азык-төлек төяп кибеттән алып чыгуын ачыклый. Егетләргә җинаять кылу өчен барлыгы 2,5 минут вакыт кирәк булган.

Полиция хезмәткәрләре караклык, урлау һәм талау өчен элегрәк хөкем ителгән дүрт кешене (аларның өлкәненә нибары 20 яшь) тоткарлаганнар. Алар үз гаебен таныдылар. Хәзер полиция җинаятьчеләрнең Чаллы һәм Бөгелмәдәге шундый ук җинаятьләргә катнашы барлыгын тикшерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100