news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Чыңлы тамчы» конкурсы узды

Сайлап алу турын узучылар гыйнвар аенда финалда көч сынашачак.

(Әлмәт, 3 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә ХХIII «Чыңлы тамчы» бәйгесенең сайлап алу туры шушы көннәрдә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә узды, дип яза җирле басма.

– Елдан-ел катнашучыларның артуын күзәтәбез. Көндәшлек зур булгач, коллективлар үзләре дә ныклап әзерләнә бу бәйгегә. Замана биюләрендә яңа алымнар кулланыла, халык биюләре исә, киресенчә, милли бизәкләргә баи. Менә шундый канат куя торган чаралар булганда сәнгатькә тартылучы балалар саны да арта. «Чыңлы тамчы»ның киләчәге тагын да саллырак булсын иде, - диде балалар һәм яшүсмерләр иҗат үзәге бүлек җитәкчесе Диләрә Җиһаншина.

Сайлап алу турын узучылар гыйнвар аенда финалда көч сынашачак. Истәлекле бүләкләр һәм дипломнардан тыш иң сәләтлеләр әлеге конкурс аша «Рухият» яңарыш фонды уздырып килүче «Сандугач сайрар илем» һәм республикакүләм «Йолдызлык» фестивальләрендә чыгыш ясау хокукына да ия булачак.

Быел «Чыңлы тамчы» конкурсының сайлап алу турында хореография номинациясендә 48 коллектив чыгыш ясады. Аларның 21е финалга узды. Вокал номинациясендә хөкемдарлар 200 дән артык баланы тыңлап, аларның яртысыннан күбрәген финалга сайлап алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100