news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә чит илгә чыгу өчен ике кеше бурычын түләгән

Ике ир-атның барлыгы 500 мең сум бурычы булган.

(Әлмәт, 18 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").Әлмәттә чит илгә чыгу өчен ике кеше бурычын түләгән, дип яза җирле басма.

Бали утравына очып китәр өчен, бер ир-ат салым буенча бурычларын кайтарырга мәҗбүр булган. Китәргә берничә көн калганда, ул җирле суд приставлары бүлегенә килеп 300 000 сум бурычын түли.

Икенче очракта ир-атның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 200 000 сум тәшкил иткән була. Ул да, Мальдивы утравында ял итәр өчен, бурычларын кайтара.

news_right_1
news_right_2
news_bot