news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә чит ил гражданнарының саны арткан

Быел андыйлар саны 7145 кешегә җиткән

 (Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). 2013 елда Әлмәттә миграция учетына куелучы чит ил гражданнары 18 процентка арткан һәм 7145 кешене тәшкил иткән. Әлеге гражданнарының күпчелеген Үзбәкстаннан (2429) һәм Тажикстаннан (1626) килгән кешеләр тәшкил итә. Шулай ук ераграк илләрдән килүчеләр дә бар, мәсәлән, Бөекбританиядән - 104, Германиядән - 63, Төркиядән - 51, АКШтан - 19, Италиядән – 10 гражданин Әлмәттә теркәлү узган.
Илгә килүнең төп сәбәбе дип алар эшкә урнашуны күрсәтә. Шул ук вакытта, бары тик 501 кеше генә юридик яктан теге яки бу предприятиедә эшләүче буларак рәсмиләштерелгән.
Агымдагы елның 9 аенда хокук сакчылары тарафыннан 249 тикшерү уздырылган, миграцион режимны бозу очраклары буенча 2051 беркетмә төзелгән һәм моның нәтиҗәсе буларак 4 миллион сумнан артыграк штраф сугылган. Законны бозып, чит ил гражданнарын эшкә алган эш бирүчеләргә карата 86 беркетмә төзелгән, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot