news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә чистарткыч корылмаларны реконструкцияләүгә акча бүлеп бирелә

Әлмәт канализациясенең чистарткыч корылмаларын реконструкцияләүгә 767 млн сум акча бүлеп бирелә.

(Әлмәт, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә чистарткыч корылмаларны реконструкцияләүгә акча бүлеп бирелә. Заказ бирүче – Татарстан Республикасының Газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды.

Әлмәт канализациясенең чистарткыч корылмаларын реконструкцияләүгә 767 млн сум акча бүлеп бирелә. Башкарыласы эшләр үз эченә территорияне төзекләндерүне дә ала. Төзелеш-монтажлау эшләре исә 2018 елның ахырына кадәр төгәлләнергә тиеш. Реконструкция эшләре 6 этаптан торачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot