Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Чернобыль фаҗигасен искә алдылар
Хәзерге вакытта районда Чернобыль вакыйгасында катнашкан 110 кеше яши.
(Әлмәт, 27 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән саналган Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга кичә 32 ел тулды. Аның нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан әлмәтлеләр, аларның гаиләләре бүген янәдән Әлмәттә Хәтер мәйданына җыелды, дип яза җирле басма.
Әлмәт районыннан авария нәтиҗәләрен бетерергә 172 кеше китә. Хәзерге вакытта районда Чернобыль вакыйгасында катнашкан 110 кеше яши. Араларында инвалид калучылар да бар. Каһарманлыклары өчен күбесе орден-медальләр белән бүләкләнгән. Шулай ук ирләре вафат булган 33 тол исәпләнә. Алар да ел саен митингка килә.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева митингта ясаган чыгышында төбәктә «чернобыль»челәрне социаль яклау буенча максатчан эш алып барылуын билгеләп үтте, актив эшчәнлеге белән 20 елдан артык куандырган «Союз Чернобыль» иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлегенә рәхмәт сүзләре дә җиткерелде.
Шәһәр һәм районның хәрби комиссары урынбасары Нәфис Гыйззәтуллин да –ул елларның шаһиты.

– Бөтен ил ярдәм итәргә алынды. Кешеләр хәрби комиссариатлар аша чакырылды. Бу фаҗига күп кенә язмышларны сындырды, анда булучылар сәламәтлекләрен югалтты. Шуның аркасында кайберәүләр тормышта ниндидер уңышка ирешә, хыялларын тормышка да ашыра алмагандыр. Ничек кенә булса да, Ватан чакыруына каршы килүче, «бармыйм» диюче булмады. Халык бу юлы да бердәмлеген күрсәтте. Рәхмәт сезгә, – диде ул. «Союз Чернобыль» иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Роберт Никитинның да чыгышы рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде. Ул муниципалитет, социаль яклау идарәсе, оешма-предприятиеләрнең теләктәшлеген тоеп яшәүләрен искәртте.
Арабызда булмаганнар бер минут тынлык белән искә алынды.
Хәтер мәйданындагы һәйкәлләргә эз суынмый. Биредә чәчәкләрне даими күрергә була. «Чернобыль»челәр истәлегенә куелган стелла да бүген кызыл канәферләргә күмелде. Кадетлар, укучылар, студентлар, иҗтимагый оешмалар, дин әһелләре – һәммәсе бердәм булып стелла каршына килеп әлмәтлеләргә хөрмәт хисләрен, батырлыкның онытылмавын белдерде, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз