news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Өченче яшь” университеты бушлай дәресләр бирә

Яңа факультет өлкәннәрне музыка серләре белән таныштырачак, теләкләре булганнар уен коралларында да уйнарга өйрәнә ала.

(Әлмәт, 6 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген музыка көллиятендә “Өченче яшь” университеты яңа уку елын тантаналы шартларда башлап җибәрде, дип яза җирле басма.

Өлкәннәрнең музыка көллиятенә чакырылуы юкка түгел. Быел гадәти булмаган университет яңа факультетлар да ачкан. Шуның берсе музыка белән бәйле. Әлеге факультет өлкәннәрне музыка серләре белән таныштырачак, теләкләре булганнар уен коралларында да уйнарга өйрәнә ала. Шулай ук инглиз телен өйрәнергә дә мөмкин булачак. Тагын башка факультетлар да эшли.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе начальнигы Фая Якупова өлкәннәрне университет яңалыклары белән таныштырдылар. Дәресләр бушлай. Теләгәннәр берничә факультетта укый ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot