news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Чеховка һәйкәл ачылды

Һәйкәлнең авторы - Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Асия Миңнуллина.

 (Әлмәт, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә Чехов урамында язучыга һәйкәл ачылды. Бу “Татнефть” компаниясе инициативасы һәм финанс ярдәме белән гамәлгә ашырылды, дип яза җирле басма.

- Антон Чехов: “Кешедә бар нәрсә дә матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да”, - дигән. Без моңа өстәп, “Әйләнә-тирә мохит” та дияр идек. Безнең компания шуңа омтыла да. Мондый һәйкәлләр урамны бизи, - диде “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов һәм Чехов һәйкәленең авторы Асия Миңнуллинага рәхмәтен җиткерде.

- Наил Өлфәтович бервакыт: “Әлмәтнең билгеле урыннарына мәдәни композицияләр кирәк. Алар тарихны чагылдырачак, яшьләрне тәрбияләячәк һәм ветераннарга хәрмәт билгесе дә булачак”, - дигән иде. Нефтьчеләр ярдәме белән Чехов урамында узган ел “Ветераннар аллеясе” дә булдырылды. Быел ул алмагачлар алма бирде. Урам тагы да ямьләнде хәзер, Әлмәт тарихы башланган Чехов урамы һәйкәл белән баетылды, - дип “Татнефть”кә рәхмәтен белдерде район башлыгы Айрат Хәйруллин. - Нефтьчеләрнең паблик-арт программасы кысаларында йортлар, объектлар заманча бизәлеш алды, Тукай велосипедка утырды, 2 сентябрьдә “Каракүз” ачылуы көтелә. Төп бина каршында машина кую урынын бетереп, аны халык өчен ял итү урыны итеп ясаган бер генә компанияне дә мисал итеп китереп булмый. Бу башлангычлар безнең шәһәрне бизи, кунаклар да рәхәтләнеп Әлмәт буенча сәяхәт кыла.

Һәйкәлнең авторы, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Асия Миңнуллина исә үзенә ышаныч күрсәтүләре өчен нефтьчеләргә рәхмәтен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot