news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә чаңгы трассалары ачылды

Шарлавыклы буаларда трассаның озынлыгы 2,5 км тәшкил итә.

(Әлмәт, 18 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә  чаңгы трассасы ачылды һәм «Выходи гулять» шәһәр мохите фестиваленә старт бирелде. Спорт идарәсе әлеге чаралар уңаеннан шарлавыклы буаларда "Күңелле стартлар" оештырды. Укучылар рәхәтләнеп чаңгыларда шуды, кызыклы уеннарда ярышты, дип яза җирле басма.

Бүгеннән теләге булган һәр әлмәтле кышкы спорт төре белән шөгыльләнә алу мөмкинлегенә ия – чаңгы трассасы биредә генә түгел, Комсомол паркында да ачылды. Шарлавыклы буаларда трассаның озынлыгы 2,5 км тәшкил итә. Төнге чорда әлеге участок яктыртылачак, димәк, эш көненнән соң да кичне актив һәм саф һавада уздырырга була. Бик күпләрне борчыган чаңгы булмау мәсьәләсен дә җитәкчелек шушы көннәрдә хәл итәчәк, озакламый биредә прокат пункты эшли башларга тиеш. Трассаны кыш дәвамында махсус хезмәтләр күзәтеп, яңартып торачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot