news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә чаңгы спорт төрләре үсеше мәсьәләләре турында сөйләштеләр

Республиканың иң актив унбиш шәһәре федерация тарафыннан 25 меңнән алып 100 меңгә кадәр сертификатлар белән бүләкләнде.

(Әлмәт, 18 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Нефтьчеләр каласына чаңгы спортының үсеш тәҗрибәсе белән танышырга дип чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев килде. Ул Татарстанның чаңгы спорт төрләре үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды. Бу турыда җирле басма яза.

Чаңгы спорты Әлмәттә тизләтелгән темплар белән үсеп килә. 2017 елда район мәктәпләре өчен 8 млн сумга 2,5 меңнән артык чаңгы сатып алынды. Бүгенге көндә өч мәктәптә чаңгы трассасы булдырылды. Мисал өчен 2 нче лицейда мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус чаңгы комплектлары алынды. Биредә 60 тан артык бала шөгыльләнә.

“Кванториум” технопаркында үткән пленар утырышта бөтен Татарстаннан килгән чаңгы ярышлары федерациясе әгъзалары катнашты. Биредә бөтен республикада, шул исәптән Әлмәт районында да чаңгы спортын үстерү юнәлешләре турында фикер алышу булды.

Шулай ук республиканың иң актив унбиш шәһәре федерация тарафыннан 25 меңнән алып 100 меңгә кадәр сертификатлар белән бүләкләнде.

Чаңгы спорты бүлеге “Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт базасында да эшләп килә. Үткән елны “Снежинка” ял һәм сәламәтләндерү комплексында икедән алып биш километрга кадәр сузылган 5 трассасы булган модульле чаңгы базасы төзелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot