news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә өч яшьлек малай тугызынчы каттан егылып үлгән

Фаҗига факты буенча тикшерү башланган.

Әлмәттә өч яшьлек малай тугызынчы каттан егылып үлгән
социаль челтәрләр

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә өч яшьлек малай тугызынчы каттан егылып үлгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифасын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов хәбәр иткәнчә, бу факт буенча тикшерү үткәрелә. Һәлакәт урынына Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов киткән.

Хәзер һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

«Тикшерү барышында ата-ананың һәм баланың егылуына сәбәп булган башка затларның гамәлләренә бәя биреләчәк», — диде Рамил Әхмәтҗанов.

news_right_1
news_right_2
news_bot