news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә чүпне теләсә кая ташлыйлар

Чираттагы утырышта 29 беркетмә тикшерелде

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ). Әлмәттә теләсә кая чүп ташлаучылар да бар.
 Чүп өемнәре, газоннарны таптау, төзелеш булган урынны туздырып калдыру - шуның ише экология һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Район администртив комиссиясенең кичә булып узган чираттагы утырышында 29 беркетмә тикшерелде. Шуның 27 се физик затларга карата төзелгән. Нәтиҗәдә физик һәм урындагы затлар барлыгы 91 мең сум акчасыннан колак кагачак. Аларга салынган штраф күләме әнә шуның кадәр, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot