Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә чүплек ясаган подрядчы оешмаларны җәза көтә
Чүплекнең гомуми мәйданы 170 квадрат метр тәшкил итә.
(Әлмәт, 9 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәренең сәүдә биналарында төзелеш эшләрен башкарган 6 подрядчы оешманың дүртесендә экологик закон бозулар ачыкланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Административ тикшерү барышында Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары агымдагы елның апрель аенда ачыкланган зур чүплекнең нәкъ менә алар тарафыннан оештырылган булганын ачыклый.
Чүплекнең гомуми мәйданы 170 квадрат метр тәшкил итә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча компания вәкилләре калдыкларны утильләштерүгә тапшырмаган булганнар. Моннан тыш, алар әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләү башкармаганнар.
Әлеге хилафлыклар өчен подрядчы оешмалар административ җаваплылыкка тартылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз