news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә өч кеше бер көндә мошенникларга акчасын алдырткан

Алар барлыгы 400 мең сум акчаларын югалткан.

(Әлмәт, 16 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче өч кеше бер көндә мошенниклар корбаны булган. Алар барлыгы 400 мең сум акчаларын югалткан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Башта караклар 50 яшьлек ханымның картасыннан 250 мең сумнан артык акча алган. Аның артыннан Колшәрип авылында яшәүче 28 яшьлек ир зыян күрә. Аның 53 мең сум акчасын юк итәләр. Ә заводта эшләүче 52 яшьлек эшче 91 мең сумга алдана. Шулай итеп, бер көн эчендә мошенниклар 400 мең сум акчага хуҗа булып ала.

“Өч очракта да зыян күрүчеләр шалтыратучыларга үзләренең банк карталарының барлык мәгълүматларын тапшырган була” - дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100