news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә чәчәкләр бәйгесе узды

Нәтиҗәдә 58 нче «Шаян нәниләр» балалар бакчасы I урынга лаек булды.

(Әлмәт, 22 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт паркында иң матур чәчәк композициясенә бәйге булып узды, дип яза җирле басма.

Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге һәм шәһәр паркының хәйрия фонды оештырган әлеге чарада 22 балалар бакчасы катнашты. «Иң яхшы җәйге букет, иң яхшы чәчәк композициясе» бәйгесендә тәкъдим ителгән эшләр үзенчәлекле булулары белән аерылып торды. Нәтиҗәдә 58 нче «Шаян нәниләр» балалар бакчасы I урынга лаек булды. 4 нче «Дуслык» һәм 23 нче «Бәләкәч» учреждениеләре II урынны бүлеште. 3 нче «Могҗизалар шәһәрчеге», 27 нче «Нәни куллар» һәм 60 нчы «Тату гаилә» бакчалары III урынны яулады. Калганнар төрле номинацияләрдә билгеләп узылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot