Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә быелгы «Бяки Буки» әдәби фестиваленең иң зур бүләген Мәскәү кунагы алып китте
Әлмәттә быелгы «Бяки Буки» әдәби фестиваленең иң зур бүләген Мәскәү кунагы алып китте
(Әлмәт, 9 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичә «Бяки Буки» әдәби фестивале кысаларында язучылар аллеясында зур вакыйга булды, дип яза җирле басма.
Узган елдан алып балалар очрашасылары килгән әдипне интернеттан тавыш биреп үзләре сайлап алу мөмкинлеген дә керткәннәр иде. Быел иң күп тавышны 25 китап авторы, балалар язучысы һәм әкиятче, Россия язучылар берләшмәсе әгъзасы, «Россиянең алтын каләме» кебек мәртәбәле премияләр лауреаты Валентин Постников җыйган булып чыкты. Язучылар аллеясында аның исеме мәрмәр ташка уелды.
Хәтерләсәгез, узган ел әлеге онлайн тавыш бирүдә үзебезнең Роберт Миңнуллин җиңеп, беренчеләрдән булып балалар язучылары арасында мәрмәр ташка нигез салган иде.
Әлеге чарага язучылар, шагыйрьләр һәм мәктәп укучылар килде, әдипләр чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз