news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә быел 13 чакрым озынлыкта яңа тротуар салыначак

Төзекләндерү эшләре велосипед юллары төзелеше уңаеннан башланган.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ", Татьяна Иванова). Әлмәттә быел 13 чакрым озынлыкта яңа тротуар салыначак. Бу хакта  “Татар-информ” агентлыгында Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин җиткерде.Төзекләндерү эшләре велосипед юллары төзелеше уңаеннан башланган.

Район башлыгы җиткерүенчә, Әлмәт халкы велосипедчылар өчен юллар төзелгәч тротуарлар сыйфатының начараюыннан зарланган.

“Яңа тротуарлар начар хәлгә килгән һәм моңа кадәр бөтенләй булмаган җирләрдә төзелә. Элек без аларга игътибар итмәгәнбез, су җыелып тормый торган велосипед юллары төзелгәч, алар күзгә ташлана башлады. Шуңа да быел тротуарлар челтәре буенча зур эш башкарыла”, – диде Айрат Хәйруллин.

Искәртеп үтик, узган ел Әлмәттә 14 чакрым арага яңа тротуар салынган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100