news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә "Бяки Буки" фестивале башлана

4 июнь көнне Әлмәт драма театры артистлары музыкаль фонтан янында "Шүрәле-шоу" спектаклен тәкъдим итәчәк

(Әлмәт, 4 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә әдәби фестиваль башлана. 4-8 июнь көннәрендә әлмәтлеләргә танылган язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар мөмкинлеге тудырыла, әдәби интерактивлар да узачак, дип яза җирле басма.

4 июнь көнне Әлмәт драма театры артистлары музыкаль фонтан янында «Шүрәле-шоу» спектаклен тәкъдим итәчәк. 6 июньдә «Әдәби ишегалды» скверы мәйданчыгында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, шарлавыклы буалардагы мәйданчыкта Мәскәүдән килгән балалар язучысы Виктор Лунин белән аралашу планлаштырыла. 7 июньдә язучылар аллеясында балалар язучысы Аделия Амраевага (Казахстан) багышлап скульптура ачылачак. 8 июньдә фестивальне тантаналы ябу чарасында Teatro downs PAMPUSH (Мәскәү) урам театры чыгышы, викториналар, уеннар көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot