news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә буяучылар конкурсы узды

Бу эштә пөхтәлеккә дә зур игътибар бирелә

 (Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Әлмәттә шәһәрнең төзү оешмалары арасында һөнәри осталык конкурслары башланган иде, ул буяучылар конкурсы белән тәмамланды. Анда та «АРСУ», «АИСК», «Арслан», «СМП-Нефтегаз» оешмаларыннан икешәр кешелек 5 команда катнашты.

Теоретик өлештән соң кызлар практикага керештеләр. Ул билгеле бер участокта сиена буяудан гыйбарәт иде. Бәя куйганда, төп критерийлардан тыш, пөхтәлеккә һәм эш урынының чисталыгына да зур игътибар бирелә. Конкурста җиңүчеләргә төзүче көненә багышланган бәйрәм тантанасында бүләкләр тапшырылачак, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot