news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә буяучылар арасында һөнәри осталык бәйгесе үткән

Һөнәри бәйгене "Алсу” микрорайонындагы төзелеп килә торган биш катлы йортта уздырганнар.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Кичә, 28 июльдә, Әлмәттә, Төзүчеләр көнен бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, буяучылар арасында һөнәри осталык бәйгесе узган. Обой ябыштыру буенча өч команда – “Арслан” җәмгыятеннән тәкъдим ителгән ике бригада һәм “Заманча төзелеш системасы” хезмәткәрләре ярышкан. Бу хакта «Знамя труда» газетасы хәбәр итә.

Һөнәри бәйге “Алсу” микрорайонындагы төзелеп килә торган биш катлы йортта узган. Ике хатын-кыз буяучыдан торган һәр бригадага тиз һәм сыйфатлы итеп бер стенага обой ябыштырырга кирәк булган. Шулай ук теория өлеше – сорауларга җавап бирү дә таләп ителгән.

Беренче булып эшне “Арслан” җәмгыяте бригадасы тәмамлаган. Алар 7 минут эчендә биремне башкарып чыккан. “Арслан”ның икенче бригада кызлары эшне 11 минутта төгәлләгән. “Заманча төзелеш системасы” оешмасы буяучылары биремне 23 минутта башкарган.

Теориядән сорауларга җавап биргәч бәйгегә йомгак ясалган. Беренче урында – “Арслан” җәмгыятеннән Фәридә Мейрбекова һәм Любовь Таланова. Икенче урынга шул ук предприятиедән Ирина Сергеева һәм Алла Кашапова чыккан. Өченче урынга “Заманча төзелеш системасы” оешмасыннан Гөлүсә Низамиева һәм Гөлүзә Шведова лаек булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100