news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә бушлай юридик ярдәм үзәге ачылды

Үзәк гражданлык җәмгыятен үстерүгә президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән РФ Президенты гранты акчалары хисабына эшләячәк.

(Әлмәт, 13 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 12 июльдә Әлмәттә бушлай юридик ярдәм үзәкләрен ачу тантанасы булды, дип яза җирле басма.

Аны «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты җитәкчесе Тимур Какохо һәм Әлмәт шәһәренең 1 нче адвокатлык үзәге адвокаты Елена Новиковалар рәсми рәвештә ачты.

Халыкка атнасына бер тапкыр түбәндәге адрес буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк: Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 53 нче йорт.

Үзәк гражданлык җәмгыятен үстерүгә президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән РФ Президенты гранты акчалары хисабына эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot