news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Бурятия курчаклар күргәзмәсе ачылды

Татарстанга баруны планлаштыру белән алар махсус берничә татар курчагы да ясый.

Әлмәттә Бурятия курчаклар күргәзмәсе ачылды
almet-rt.ru

(Әлмәт, 16 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт картиналар галереясында танылган сынчы, рәссам Даши Намдаков гаиләсенең «Ульгер» дип исемләнгән авторлык курчаклары күргәзмәсе ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бурят теленнән тәрҗемә иткәндә "Ульгер" әкият, легенда дигәнне аңлата.Биредә барлыгы 20 гә якын курчак урын алган. Даши Намдаков Арт-фонды директоры Дарья Бушинская бирегә килүчеләрне курчаклар белән таныштырып чыкты.

"Намдаковлар гаиләсе курчаклар ясау белән инде дүрт елдан артык шөгыльләнә. Даши үзе аларның эскизын ясый. Шуннан соң сеңлесе дизайнер күзлегеннән чыгып, курчакларның бизәлеше һәм төсләр гаммасы өстендә эшли. Бертуган абый-энеләре исә аның каркасын ясап, әнисе һәм калган сеңелләре аларның тышкы кыяфәтенә җан өрә", - дип хәбәр итте Дарья Бушинская.

Әлеге күргәзмәнең Татарстанда бу тәүге сәфәре һәм беренче булып ул нәкъ менә Әлмәт тамашачысына тәкъдим ителде.

"Узган елның көзендә без сезнең шәһәргә бер күргәзмә белән килгән идек. Һәм сездәге тамашачыда күргәзмә экспонатларына карата булган кызыксынуны күреп, без ике дә уйламыйча кабат Әлмәтне сайладык", - дип ачыклык кертте Дарья Бушинская.

Татарстанга баруны планлаштыру белән алар махсус берничә татар курчагы да ясый. Бу сылулар биредә үзенә бер урын алып тора.

Күргәзмә "Татнефть" компаниясе ярдәме белән оештырылды. Ул шәһәребездә 31 мартка кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot